«Туган телем, горурлыгым!»: телдән журнал (12+)

18 февраль көнне 6 нчы санлы китапханәдә урта мәктәп яшендәге балалар өчен Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган телем, горурлыгым!» дигән телдән журнал узды. 
Журналның «Туган тел көне» дип аталган беренче битеннән балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, кеше һәм җәмгыять тормышында телнең роле турында белде. А. С. Пушкин, И. С. Тургенев, М. Горький һ.б. язучы һәм шагыйрьләрнең рус теле турында цитаталарын һәм әйткән сүзләрен укыдылар. Р. Гамзатов, В.Я. Брюсовларның туган тел турында шигырьләрен тыңладылар. Г.Тукайның «Туган тел» шигыре буенча төшерелгән мультфильм карадылар.
«Рус теленең патшасы – сүзлек» дигән биттә сүзлекләр, танылган рус теле сүзлекләрен төзүчеләр В.И. Даль һәм С.И. Ожегов, аларның телнең сөйләм культурасын һәм тел белемен үстерүгә керткән бәяләп бетергесез өлешләре турында мәгълүмат бирелде. 
Балаларга «Онытылган төшенчәләр», «Сүзтезмә сайла», «Адашкан хәрефләр», «Яңа сүзләр төзе» уеннары тәкъдим ителде, анда рус телен белүләрендә тапкырлык һәм зирәклекләрен күрсәттеләр. Журналның «Телебезне саклагыз – ул хәзинә» дип аталган өченче битендә телнең чисталыгын бозудан, ярлыланудан һәм жаргон, цензуралы булмаган сүзләр, сленгтан сакларга кирәклеге, сөйләмнең кешенең үсеш дәрәҗәсен чагылдыруы турында сүз барды. Балалар туган тел ул – байлык, аңа сакчыл һәм ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга, сөйләмне тупас, дорфа һәм мәгънәсез сүзләр белән чүпләмәскә һәм башка халык телләренә карата толерантлы булырга кирәк дигән нәтиҗә ясады.

Поделиться: